24 декабрь 2025 материаллары
-
Яңалыклар
«Әкият» курчак театры янындагы паркта Яңа ел чыршысы ачылды һәм ярминкә булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Әкият» курчак театры янындагы паркта Яңа ел чыршысында һәм «Бияләй» ярминкәсендә булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.
-
Яңалыклар
Татарстан Рәисе: «Җиңү белән көтәбез!»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге битләрендә махсус хәрби операциядә катнашучы республика халкын бүләкләү тантанасының видеоязмасын урнаштырды.
-
Җәмгыять
Рөстәм Миңнеханов: «Сезнең һәрберегез – якты йолдыз»!
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика чыршысына чакырылган балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Чара Казанда «Татнефть-Арена» боз спорт сараенда узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Республика чыршысында катнашучылар белән традицион очрашу уздырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика чыршысында катнашучылар белән традицион очрашу уздырды. Очрашуда укуда, спортта, мәдәнияттә һәм иҗтимагый эшчәнлектә үзләрен күрсәткән балалар катнашты. Очрашу «Татнефть-Арена» боз спорт сараенда узды. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
29 декабрьдә Казан халкы Яңа ел уңаеннан оештырыла торган донорлык акциясенә кушыла ала
29 декабрьдә Республика кан үзәгендә Яңа ел уңаеннан донорлык акциясе уздырыла. Чарада 55 килограммнан артык авырлыктагы һәм кан бирүгә каршы күрсәтмәләре булмаган балигъ яшьтәге кешеләр катнаша ала. Үзең белән паспорт һәм шәхси счетның иминият номеры булуы мөһим. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Хәрбиләрнең гаиләләренә Татарстан Рәисе исеменнән сабыйлар өчен 450 комплект тапшырылды
2025 елда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары Татарстан Рәисе исеменнән бүләк итеп яңа туган сабыйлар өчен 450 комплект алды. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
«Дзен»да татар телендә материаллар урнаштыру мөмкинлеге пәйда булган
«Дзен» платформасы, телләрнең күптөрлелеген саклау, җирле массакүләм мәгълүмат чараларына ярдәм итү максатыннан, милли телләрдә материаллар урнаштыру мөмкинлеге тудырган. Татар теле программаның пилот проектына әйләнгән, дип яза «Татар-информ».
-
Җәмгыять
Казанда «Илһам» сериалын төшерүгә керештеләр
Сериал Илһам Шакировның тууына 90 ел тулуга багышлана һәм артистның аякка басу чорын, аның халыкара гастрольләрен, беренче язмаларын һәм иҗади эзләнүләрен тасвирлый.
-
Яңалыклар
Татарстаннан 14 яшьлек үсмер өченче тапкыр “Умнее всех”та катнашкан
Алабугадан 14 яшьлек Азат Гусамов «Умнее всех» дигән интеллектуаль теле-шоуның яңа чыгарылышында катнашкан.
-
Яңалыклар
«9 айлык кызы калган...»: шартлауда һәлак булган полиция хезмәткәрләре турында сөйләгәннәр
Мәскәүнең көньягындагы шартлауда күптән түгел генә Эчке эшләр министрлыгында хезмәт итә башлаган яшь полиция лейтенантларының гомере өзелгән. Бу хакта «Российская газета» Мәскәүнең ЮХИДИ идарәсе телеграм-каналы мәгълүматларына таянып яза.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов «Замбези елгасы» Казан зооботаника бакчасында булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Замбези елгасы» Казан зооботаника бакчасында булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.
-
Яңалыклар
Татарстанда диспансеризация узган күпме кешенең сәламәт булып чыгуын әйттеләр
Быел Татарстанда яшәүчеләрнең яртысы диспансеризация һәм профилактик медицина тикшеренүләре узган. Республика сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев Дәүләт Советының унҗиденче утырышында шулай дип белдерде.
-
Яңалыклар
Республикада яңа дәүләт бүләге гамәлгә куелачак
Татарстанда «Татарстан Республикасы буенча илкүләм гвардия гаскәрләренең атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исем гамәлгә куелачак. Бүген депутатлар Дәүләт Советының унҗиденче утырышында бу җәһәттән закон проекты кабул итте.
-
Яңалыклар
Татарстанда һөнәрчеләр турында закон кабул ителде
Бүген Дәүләт Советы утырышында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында республика законына һөнәрче эшмәкәрләрнең хокукый статусын билгеләүче үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
-
Яңалыклар
Бүген Камилә Вәлиеваның дисквалификация вакыты тәмамлана
Бүген – 24 декабрьдә атаклы фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваның дисквалификация срогы чыга. Спортчы допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен шундый җәза чарасына тартылган иде.